Хәвеф-хәтәр
10 июнь 2025, 15:58

Коткаручылар бата башлаган 15 яшьлек үсмерне судан алып чыккан

Җәй башланды гына, ә республика сулыкларында ничә кеше батып үлде...

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Бүген кичке сәгать җиденчеләрдә БР буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына коткаручы матросның судан 15 яшьлек үсмерне алып чыгу хәбәре килгән. Гадәттән тыш хәл Ашкадар елгасында теркәлгән.

Сигезенче сыйныф укучысы “су белән сулыш юллары аспирациясе” диагнозы белән хастаханәгә озатылган.

Малайның хәле канәгатьләнерлек, ул үз аңында, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Бүген иртән Инҗәр елгасыннан  батып үлгән 32 яшьлек хатын мәетен алп чыкканнар. Аны  Архангель районының Гайфулла  белән Устье-Бассы авыллары арасында  Казанка ягына таба күпер каршында тапканнар. Оператив-тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр иттеләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.   

Кичә кич  БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 48 яшьлек ир-атның буага чумып,  йөзеп чыкмавы турында хәбәр иткәннәр. Буа Ярмәкәй районының Бикәт авылыннан 1 км ераклыкта урнашкан. Буада су керү тыелганлыгы турында махсус билгеләр һәм аншлаглар урнаштырылган. Бүген БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары баткан ир-атның гәүдәсен алып чыкканнар.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә:

* су коену өчен тикшерелгән урыннарны сайла;

* исерек хәлдә суга кермә;

 *күрү мөмкинлеге чикләнгән шартларда кичен дә, төнлә дә су коенма.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас