

Кичә Балтач районының Иске Балтач авылында янгында гомерләре өзелгән балалар турында яңа хәбәр чыкты.
15 яшьлек малай (аңа 16 яшь тулып өлгермәгән) прихожаяда табылган. 9 яшьлек малай – ванна бүлмәсендә. Иң кечеләре – 3 яшьлек сабый – йокы бүлмәсендә табылган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Эдуард Идрисов сүзләренчә, янгынның сәбәбе ачыклана, урында тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләре эшли.
РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган (саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү).
Гаилә башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә, балаларның әниләре һәм 11 яшьлек бала янгын чыккан вакытта өйдә булмаган.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Республика психотерапия үзәге белгечләренең кичекмәстән Балтачка юллануы турында белдерде. Алар инде эшкә керештеләр, дип хәбәр итте министр.
Чыганак: bashinform.ru