Хәвеф-хәтәр
9 июнь 2025, 08:09

"Гранта" Агыйделгә төшеп киткән

Юл газабы - гүр газабы...

БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.
Фото:БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.

Бүген Белорет районында кеше үлеменә китергән юл авариясе теркәлгән. Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә,  Котой белән Шушпа авыллары арасында “Лада Гранта” руле артындагы  45 яшьлек  водитель, идарәне югалтып, кюветка чыгып очкан һәм машина Агыйделгә төшеп киткән.

Машина йөртүче һәлак булган, аның  белән булган пассажир хатынны дәваханәгә озатканнар. Авария урынына тиз арада махсус хезмәтләр килгән. Суд-медицина экспертизасы водительнең  ни сәбәпле һәлак булуын ачыклаячак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас