+21 °С
Болытлы


Балтач районының Иске Балтач авылында агач йортта янгын чыккан.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгын сүндергәндә 16, 9 һәм 3 яшьлек балаларның гәүдәләре табылган.
Янгынны 110 кв метр мәйданда 10 кеше һәм 4 берәмлек техника сүндергәннәр.
Фаҗига урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сынау лабораториясе тикшерүчеләре һәм экспертлары җибәрелгән.
Чыганак: bashinform.ru