Хәвеф-хәтәр
5 июнь 2025, 06:07

Машина эчендә коточкыч нык пешкән үсмерләрнең берсе үлгән

Салават районы Бишәүләр авылында - фаҗига. 

15 яшьлек үсмер көчле пешүләрдән соң дәваханәдә үлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе Салават районының Бишәүләр авылында 4 июнь көнне 15 һәм 13 яшьлек үсмерләрнең шәхси территориядәге “ВАЗ-2107” машина салоны эчендә пешүләрен ачыклаган. Янгын сүндерүчеләрне чакыртмаганнар.

 Малайларны тиз арада реанимациягә илткәннәр. 2010 елгы үсмер тәненең 80% пешкән, аны ясалма комага керткәннәр, тик, кызшганычка каршы, бүген иртән аның гомере өзелгән. Тәненең 50% пешкән 2012 елгы тагын бер үсмер әлеге вакытта дәваханәдә, табиблар аның гомере өчен көрәшә.

Янгын сәбәбе ачыклана.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас