Хәвеф-хәтәр
5 июнь 2025, 04:52

Коткаручылар төн буена мотоциклларда югалган үсмерләрне эзләгән

Бу хәл Белорет районында булган. 

Узган төндә коткаручылар төн буена мотоциклларда чыгып киткән үсмерләрне эзләгән. 15 үсмер Ирәкташта югалган. Кичкә балалар әйләнеп кайтмагач, борчылган ата-аналар коткаручыларга шалтыраткан.

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, иртәнге сәгать бишләрдә генә үсмерләр элемтәгә чыккан – алар Тирлән елгасы буенда булуларын һәм үзаллы чыга алмауларын хәбәр иткән.

“Балалар төркеменә барып җиткәнче коткаручыларга ике сәгатьләп вакыт таләп ителгән. Алар Тирлән авыл тирәсендә булган. Үсмерләрне торак пунктка кадәр озатканнар һәм әти-әниләренә тапшырганнар”, – диләр ведомствода.

Үсмерләр сүзләренчә, алар вакытны чамаламаганнар һәм кайтыр юлга нибары кичке сәгать уннар тирәсендә генә чыкканнар. Әмма юлда  проблемалар башланган: бер-бер артлы мотоцикллар ватыла башлыгын, кемнеңдер бензины беткән.

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы ата-аналарга һәм үсмерләргә мондый сәяхәтләрнең күңелле маҗара гына түгел, ә гомер һәм сәламәтлек өчен җитди хәвеф булуын әйткән.

“Балигъ булмаган балалар таулы һәм урманлы җирлекләргә өлкәннәрсез чыкмаска тиеш. Теләсә кая барганда якыннарга маршрут, кайтыр вакыт турында алдан хәбәр итәргә һәм алар белән даими элемтәдә торырга кирәк. Транспортыгызның техник торышын тикшерегез, аны ягулык  запасы белән тәэмин итегез, үзегез белән җитәрлек ризык, кораллар алыгыз. Катнашучыларның зарядкалы телефоннары, навигаторлары, аптечкасы һәм ориентирлашуның төп күнекмәләре булуына инаныгыз. Исегездә тотыгыз: хәтта яхшы, күптән  таныш маршрут та караңгыда яисә һава торышы начарайганда капкынга әйләнергә мөмкин һәм мондый сәяхәтләр фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!" –  дип язган Кирилл Первов үзенең социаль челтәрләрендә.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас