Хәвеф-хәтәр
4 июнь 2025, 08:25

Машина йөртүче белән пассажир кабинадан чыгып очкан

Юл газабы - гүр газабы...

БРның ДАИсеннән.БРның ДАИсеннән.
Фото:БРның ДАИсеннән.

 Нуриман районындагы юл-транспорт һәлакәте урынында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшлиләр. ДАИдә хәбәр итүләренчә,  авария бүген Иглин – Красная Горка юлының 78нче километрында теркәлгән. Уфа районында яшәүче 28 яшьлек ир-ат  юлдан төшкән вакытта отбойникларга бәрелгән. Көчле бәрелүдән водитель һәм аның пассажиры кабинадан чыгып очкан.

Авариядә КамАЗ водителе ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән, аның пассажиры – дәваханәдә. Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас