Хәвеф-хәтәр
2 июнь 2025, 06:07

Бер кеше үлгән, өч кеше имгәнгән...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәсәң, шулай була, күрәсең...

Кичә кич Р-240 автомобиль юлының 97 километрында (М-12 “Восток” трассасына якынлашканда) теркәлгән авариядә  бер кеше һәлак булган һәм өч кеше имгәнгән.

Әлегә билгеле булуынча, “BMW 520I” автомобиле руле артындагы 47 яшьлек  ир-ат  иярчен юлдан чыкканда JАС йөк машинасына юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә  җиңел машина водителе ашыгыч ярдәм килгәнче  үлгән. Аның пассажирлары – 42 яшьлек хатын, 8 һәм 6 яшьлек икен бала – дәваханәгә озатылган.

Юл һәлакәте  очрагы буенча тикшерү оештырылган, берничә экспертиза билгеләнгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас