Хәвеф-хәтәр
2 июнь 2025, 05:30

Алты яшьлек кыз баланы йөк машинасы таптаган (ВИДЕО)

Кадрлардан күренүенчә, бала үзе тәгәрмәч астына ташлана. 

Алты яшьлек кыз баланы йөк машинасы таптаганАлты яшьлек кыз баланы йөк машинасы таптаган
Алты яшьлек кыз баланы йөк машинасы таптаган

Иглин районында кыз бала юл-транспорт авариясендә имгәнгән. Әлеге вакытта дәүләт автоинспекторлары авариянең нечкәлекләрен ачыклый. Һәлакәт кичә көндез Иглин авылының Краснояр урамында теркәлгән. BAW йөк машинасы руле артындагы 27 яшьлек водитель  6 яшьлек кыз бала өстенә барып менгән.

Авариядә бик нык җәрәхәтләнгән баланы дәваханәгә озатканнар.

Ә менә җирле  халык сүзләренчә, авария алдыннан бу кыз баланың  әтисе  икенче кызы белән дәваханәдән кайтып барган. Һәм йорт ихатасы янында кызы машина астына эләккәнне белгән гаилә башлыгы үзе дә авариягә эләккән. Әле ир-ат кызы белән – реанимациядә. Йөк машинасы астына барып кергән кызчык та – реанимациядә. Аларны өйдә йөкле әниләре көтә, ди.

P.S. “Башинформ” агентлыгы язуынча, 1993 елгы ир-ат кызы авариягә эләккәнне белгәч, икенче кызы белән кайтыр юлга чыккан. М-5 “Урал”  федераль трассасының Аша районы территориясендә ул “Лада Гранта” руде артында обгонга чыккан вакытта “КамАЗ” белән бәрелешкән. Юл һәлакәтендә имгәнгән ата белән кыз баланы дәваханәгә алып киткәннәр. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас