Хәвеф-хәтәр
30 Май 2025, 03:59

Водолазлар 14 яшьлек малай гәүдәсен эзли...

Баласын югалткан гаилә ачы кайгыда...

Энергетик поселогы янында Карман электр станциясенең су агызу каналында 14 яшьлек малай батып үлгән. Фаҗига  шаһитларның күз алдында булган – ул башка балалар белән су кергән, дип хәбәр итәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. Водолазлар үсмернең гәүдәсен эзли.

Коткаручылар көннәр эссе торуына карамастан, су коенырга иртә әле һәм хәвефле дә, дип кисәтә. Май аенда бу инде өлкәннәр каравыннан башка калган балаларның батып үлүенең өченче очрагы. Моннан алда Стәрлетамак белән Куергазыда шундый  фаҗигаләр теркәлгән иде...

PS. Водолазлар үсмернең  гәүдәсен табып, судан алып чыкканнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас