Хәвеф-хәтәр
29 Май 2025, 18:09

Коңгызлар өере басуларга һөҗүм итә

Коточкыч! 

Mash  Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Mash  Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Омск өлкәсенә коңгызлар өере һөҗүм итә – төбәкнең авыл хуҗалыгына куркыныч яный.

Җирле кырларны рапс яфракларын ашаучы — чәчүлекләрне юкка чыгарырга сәләтле корткыч - басып алган. Әлегә ул чүп үләннәрен ашый, ләкин бодай һәм арпа чыгу белән корткычлар аларга күчәчәк.

Россельхозүзәктә сөйләүләренчә, корткычлар таралуга иртә килгән җылы яз  һәм сөрелмичә калган ташландык кырлар сәбәпче булган. Мондый хәл 3-4 елга бер була, ди. Бөртекле культураларны саклау максатыннан һөҗүм учакларын бетерәләр, биопрепаратлар белән эшкәртәләр һәм корткычларны кул белән җыялар. 

Чыганак: Mash Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас