

Табиблар бер сәгать элек 3-4 дәрәҗә пешүләр белән Октябрьский шәһәр дәваханәсенә эләккән 3 атналык сабый гомере өчен көрәшә. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Нәнинең әти-әнисе сүзләренчә, гаилә башлыгы сабый кроватена кабызылган фен куйган да янгын чыккан. Әлеге вакытта баланың хәлен белгечләр авыр дип бәяли. Реаниматологлар комбустиологлар (Комбустиологлар – пешкән урыннарны һәм аларның нәтиҗәләрен дәвалау белән шөгыльләнүче медицина белгечләре) белән телемедицина консультациясе үткәргән инде. Санитар авиация линиясе буенча нәни пациентка Республика клиник балалар дәваханәсе реаниматологы һәм эндоскописты киләчәк.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавателе түбәндәгеләрне ачыклаган: ана кеше 4 һәм 2 яшьлек балаларны дәваханәгә илтә киткән. Ата кеше яңа туган сабый белән фатирда калган. Кайсыдыр мизгелдә бала кроватенда юрган һәм матраска ут капкан, шулай ук баланың киеме дә яна башлаган. Янгын сәбәбе ачыклана. Ут чыгуның берничә сәбәбе карала, шул исәптән фен һәм гелийлы шарлар аркасында да.
И-и-и, сабый, берүк исән калсын инде!
Чыганак: bashinform.ru