Хәвеф-хәтәр
25 Май 2025, 17:59

7 яшьлек кыз баланың ничек суга батып үлүе билгеле булды

Ул абыйсы белән булган. 

Русия Тикшерү комитетның  БР буенча идарәсеннән.Русия Тикшерү комитетның  БР буенча идарәсеннән.
Фото:Русия Тикшерү комитетның БР буенча идарәсеннән.

Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсендә  Куергазы районында Тугызтимер елгасында 7 яшьлек кыз бала ничек батып үлүен сөйләделәр. Батып үлгән кыз бала 10 яшьлек абыйсы белән  елга ярына якын килгән. Кайсыдыр мизгелдә ул  понтонда таеп киткән һәм суга егылган. Аның гәүдәсен коткаручылар белән җирле хаклык фаҗига булган урыннан 100 метр чамасы ераклыкта табып алган.

“Әлеге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклау белән мәшгуль. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабу ителәчәк”, – диелә ведомство хәбәрендә.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас