

Бүген Волгоградның Мамай курганында “Ватан-ана чакыра!” монументының башы эчендә ир-ат мәетен тапканнар.
Соңрак аның шәхесе ачыкланган.Ул – 68 яшьлек Николай Чесноков, Мәскәү дәүләт физик культура академиясе ректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор.
SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, 68 яшьлек Чесноков скульптура эченә экскурсия төркеме составында кергән, башкалар белән бергә баскычлар буйлап өскә күтәрелгән. “Ватан-ана” монументы эчтән куыш, ячейкаларга бүленгән, анда тар юллар һәм баскычлар бар. Өстә ир-атның хәле кинәт начарлана, ул йөрәк өянәгенә дучар булган, ул күпмедер вакыт шунда яткан, аңа экскурсиянең составындагылар Чесноковка беренче ярдәм күрсәтергә тырышкан, ләкин коткарып кала алмаганнар. Ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Соңрак Чесноковның үлеменең сәбәбе билгеле булды. Ул – өзелгән тромб, дип язды SHOT Телеграм-каналы.
Волгоградта физик культура югары уку йортлары фестивале узган. Русиянең 14 уку йортыннан 20шәр кеше килгән, алар арасында Николай Чесноков та булган. Сәфәр кысаларында алар Волгоградны карарга теләгән, шул исәптә шәһәрнең төп истәлекле урыны — “Ватан-Ана чакыра!” монументын да.
Экскурсоводтан сорау алганнар. Чесноковның монумент эченә тиешле махсус пропусксыз кергәнлеге билгеле.
Чыганак: Mash, SHOT Телеграм-каналлары.