

Агач абзарга суккан яшен аркасында янгын чыккан. Табигый каза Миякә районының Күл-Кункас авылында кичә теркәлгән.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын вакытында 58 яшьлек хатын-кыз сыерны коткарырга теләгән, әмма өстән түбә ишелеп төшү сәбәпле, ул һәлак булган. Сыер да янгын эчендә калган...
Ведомствода өстәп әйтүләренчә, шундый ук очрак Миякәнең Исламгул авылы территориясендәге абзарда теркәлгән. Анда 100 кв.м. мәйдандагы абзар янып беткән. Бәхеткә, анда корбаннар булмаган.
Чыганак: bashinform.ru