Хәвеф-хәтәр
21 Май 2025, 06:33

Стәрлетамакта 18 яшьлек кыз кичен бер хатынны таптаган

Аллаһ сакласын! 

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Стәрлетамакта 18 яшьлек кыз кеше үлеменә китергән авария оештырган. Кичә кич ул Ходайбирдин урамы буйлап үзенең ВАЗ-2114 машинасында китеп барган һәм караңгыда юл уңаеннан китеп баручы хатынны абайламаган. Бәрдерелгән 44 яшьлек хатын авария урынында ук һәлак булган.  

Полиция хезмәткәрләре тикшерү оештырган, дип хәбәр итәләр республиканың дәүләт автоинспекциясендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас