+22 °С
Яңгыр


Тәтешле районының Беләш авылында күп балалы гаилә йортсыз калган. Анда бүрәнәдән салынган йорт, абзар һәм УАЗ автомобиленә ут капкан. Янгынның гомум мәйданы 200 кв метрдан артык тәшкил иткән. Янгын белән барлыгы 10 кеше көрәшкән.
Бәхеткә, беркем каза күрмәгән. Гаилә вакытлыча туганнарында урнашкан, дип хәбәр иттеләр БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгын сәбәпләре ачыклана.
Ничә еллар җыйган мал-мөлкәтне көтмәгәндә югалту – бик авыр хәл, бу гаиләгә Аллаһ ярдәм бирсен!
Чыганак: bashinform.ru