

“Свеча” җәмгыятендә каза күргән ике авыруны Республика пешү үзәгенә күчергәннәр. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә бүген сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Чиновник язуынча, 48 һәм 43 яшьлек ике ир-ат хастаханәдә дәвалануларын дәвам итәләр. Ир-атларның берсе – авыр хәлдә, икенчесе – бик авыр хәлдә. Комбустиолог табиблар, (Комбустиологлар – пешкән урыннарны һәм аларның нәтиҗәләрен дәвалау белән шөгыльләнүче медицина белгечләре) аларның гомерләре өчен көрәшеп, кулдан килгәннең барын да эшли.
Исегезгә төшерәбез, 16 майда Салават шәһәренең парафин җитештерүче предприятиесендә газ-һава катнашмасы шартлап, янгын чыкты. Янгынга икенче ранг куелган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, җитештерү бинасында технологик процесс бозылу аркасында мич җиһазларының герметиклыгы сафтан чыккан, нәтиҗәдә бина җимерелеп, янгын чыккан. Бина җимерекләре астында 46 яшьлек ир-ат гәүдәсен тапканнар. Фаҗига нәтиҗәсендә 51, 48 һәм 43 яшьлек өч ир-атны көчле пешүләр белән Салават шәһәре дәваханәсенең реанимациясенә салганнар. Тагын бер кул-аяклары сынган һәм оча сөяге имгәнгән хезмәткәрне дәваханәгә салганнар.
Кичә фаҗигадә нык җәрәхәтләнгән 51 яшьлек ирнең дәваханәдә үлүе билгеле булды.
P.S. “Свеча” предприятиесендәге гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә каза күрүчеләр страховка түләүләренә өмет итә ала.
Чыганак: bashinform.ru