

Уфадагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары ачкыч, скрепка, булавка һәм тимерчыбык йоткан пациентка ярдәм иткәннәр.
Үзенең социаль челтәрләрендә БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, авыру медицина учреждениесенең кабул итү бүлмәсенә эче авыртуга зарланып мөрәҗәгать иткән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә аның юан эчәгендә 47, 62 һәм 90 мм озынлыктагы чыбыклар, скрепкалар табылган. Ашказанында исә булавка һәм тимерчыбык булган. Ир-атны оператив дәвалау өчен эренле хирургия бүлегенә госпитализацияләгәннәр.
Хирурглар операция ясаганнар һәм ят җисемнәрне алганнар. Операция вакытында контроль рентгенография үткәрелгән.
Бүгенге көндә пациент терелгән һәм хастаханәдән чыгарылган.
Чыганак: bashinform.ru