+21 °С
Болытлы


Стәрлетамакның Ленин проспектында ике бүлмәле фатирда янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 6 кв метр мәйдандагы аш-су бүлмәсенә ут капкан.
Янгын урынына тиз арада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре килеп җиткән. Алар куе төтен эченнән 4 кешене коткарганнар.
Янгынны сүндерүгә 16 белгеч һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Янгын сәбәбе ачыклана. Урында МЧС дознавателе эшли.
Чыганак: bashinform.ru