Хәвеф-хәтәр
8 Май 2025, 04:32

Туймазы районындагы авариядә ВАЗ водителе һәлак булган

Икенче машинага шунда ук ут капкан. 

Туймазы районында кеше үлеменә китергән авария сәбәпләрен ачыклыйлар. Юл-транспорт һәлакәте кичә Бәләбәй – Николаевка – Туймазы юлында теркәлгән.

БРның дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, “Рено Логан” автомобиле руле артындагы 44 яшьлек хатын озын борылышта каршына килүче ВАЗ-2114 белән бәрелешкән. Шулчак иномаркага ут капкан, ә ВАЗ кюветка төшеп киткән.

Авария нәтиҗәсендә ВАЗның 45 яшьлек водителе ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган. “Рено” руле артындагы хатын – дәваханәдә.

Авария урынына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр белгечләре килгән. Авария нечкәлекләре ачыклана. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас