Хәвеф-хәтәр
7 Май 2025, 06:12

Әти-әнисен һәм нәнәсен янгыннан коткарган ир җитди пешкән

Гафури районы Красноусол авылында узган төндә янгын чыккан. 

Әти-әнисен һәм нәнәсен янгыннан коткарган ир җитди пешкәнӘти-әнисен һәм нәнәсен янгыннан коткарган ир җитди пешкән
Әти-әнисен һәм нәнәсен янгыннан коткарган ир җитди пешкән

Гафури районында яшәүче ир-ат әти-әнисен һәм картәнисен янгыннан коткарган, ә үзе төрле дәрәҗәдәге пешүләр алган.  Узган төндә Красноусол авылында кирпеч янкормалы бүрәнә йортта янгын чыккан. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәре буенча,  ялкын тиз арада абзарга күчкән, печән өемен ялмап алган. Коткаручылар 160 квадрат метр мәйданда янгын сүндергән.

МЧС хезмәткәрләре килеп җиткәнче 30 яшьлек ир-ат дөрләп янган йорттан әнисен һәм картәнисен коткарган,  шулай ук төтен исенә исергән 67 яшьлек әтисенә чыгарга ярдәм иткән. Яшь ирнең аркасы һәм аяклары пешкән. Ир-атларны дәваханәгә алып киткәннәр, аларның гомере өчен табиблар көрәшә.

Янгын чыгу сәбәбен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе ачыклый.

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас