

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 5 май көнне Учалы районы Сөләйман авылы янында Миасс елгасында судан 55 яшьлек ир-ат гәүдәсен алып чыкканнар. Батып үлгән ир-атның абыйсы сүзләренчә, ул елгага көймәдән балык тотарга дип киткән дә кире әйләнеп кайтмаган. Соңрак елгада әйләнгән көймәне, ә янәшәдә үлгән ир-атның гәүдәсен тапканнар.
Моннан алда Мәчетле районы Большеустикин авылы янында Әй елгасында БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары 83 яшьлек ир-ат гәүдәсен тапканнар. Ул да көймәдән балык тотарга дип киткән булган. Балыкчыны атна буена эзләгәннәр.
Чыганак: bashinform.ru