

Белорет районында коткаручылар Свердловск өлкәсендә туып-үскән 69 яшьлек туристны эзлиләр, ул Кече Инҗәр елгасы буйлап сплав вакытында катамараннан егылган.
12 кешедән торган теркәлмәгән туристик төркем өч катамаранда елга буйлап йөзгән. “Айгыр бусагалары”н үткәч, экстрим яратучы бер ир-ат катамараннан төшеп калган һәм аны су агымы агызып алып киткән. Төркем әгъзалары хәбәре буенча, ул каскада һәм коткару жилетында булган.
Иптәшләре ир-атка үзаллы ярдәм итәргә тырышкан, әмма елганың тиз агымы аркасында өлгермәгәннәр, алар шунда ук коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр. Коткаручылар туристны эзли башлаганнар.
Шулай ук кичә Сакмар елгасында Яман таш бусагасын узганда Санкт-Петербургтан турист каякта (көймә) әйләнгән. Бу очркта туристны тиз үк коткарганнар.
Моңа кадәр шул ук урында ике турист көймәдә әйләнгән. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары туристларны ярга алып чыккан. Бәхеткә, бар да яхшы тәмамланган.
P.S. Mash Batash Teлеграм-каналы мәгълүматы (14.09 сәгатькә) буенча, коткаручылар югалган туристның гәүдәсен елга агымы буенча астарак, ул катамараннан төшеп калган урыннан 4 км ераклыкта тапканнар...
Чыганак: bashinform.ru