

Мәскәүнең көньяк-көнбатышында генерал Тюленев урамындагы күп катлы йортта кичә төнлә шартлау яңгыраган. Коточкыч көчле янгын чыккан. SHOT Телеграм-каналы язуынча, янгын сәбәбе – газ шартлавы. Янгынга югары ранг катлаулык дәрәҗәсе куелган, вакыйга урынына берничә наряд янгын сүндерүчеләр юлланган. 6 кеше йортның югары катында чыгалмыйча бикләнеп калган булган. Алар арасында балалар да булган. Иң куркынычы һәм хәвефлесе – шартлаудан соң йортның 9 һәм 8 катларының конструкцияләре ишелә башлаган, берничә фатирга җитди зыян килгән. Йортның барлык подъездларыннан да яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Кызганычка каршы, коткаручылар йортның 9нчы катында чыга алмый газапланган һәм ярдәм сорап кычкырган кешеләр янына тиз арада барып җитә алмаган.
Шартлаудан соң 18 кеше медикларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның өчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган. Ни кызганыч, янгын сүндерүчеләр йортның 9 катындагы балконда ярдәм көтеп ала алмыйча тончыккан ике кеше гәүдәсенә тап булган.
SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, шартлау эпицентры 9 каттагы фатирда прихожая белән аш-су бүлмәсе арасында булган. Фатирда яшәүчеләр бу вакытта бүлмәдә булган, шуңа алар янгын башлангач, бүлмәдә бикләнеп калганнар һәм нәтиҗәдә һәлак булганнар...
Соңрак Телеграм-каналлар һәлак булучылар саны3кә җитте, дип хәбәр итте. Шартлау һәм аның нәтиҗәсендә чыккан янгын корбаннары артырга да мөмкин, ди. Янгын сүндерүчеләр әлегә барлык фатирларны да тикшереп чыкмаган. Коткару операциясе дәвам итә. Мәскәүнең Сәламәтлек департаменты мәгълүматы буенча, барлыгы 6 кеше каза күргән, шул исәптә ике бала бар, өлкән яшьтәге ике кешенең хәле авыр дип бәяләнә, калганнарның хәле уртача авырлыкта. Балаларның хәле авыр түгел, алар гомеренә берни янамый.
Шартлаудан соң башланган янгын 100 квадрат метр мәйданга таралган, җимерелүләр 60 кв м тәшкил иткән.
Янган йортта газны сүндергәннәр, моның өчен коткаручыларн торбаны кискән. Йортның 15 подъездыннан да барлык яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Вакытлыча урнаштыру пунктын якындагы мәктәптә оештырганнар.
Дистәләгән ашыгыч ярдәм автомобильләре һәм башка хезмәтләр янган йорт янында тора. Янгын сүндерүчеләр конструкцияләргә су сибә.
Һәлакәт факты буенча башкала Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан, тикшерүчеләр шәһәрнең оператив хезмәтләре белән берлектә янгын урынында эшли. Гадәттән тыш хәлнең барлык шартлары да ачыклана, аның нәтиҗәсендә соңгы мәгълүматлар буенча 3 кеше һәлак булган.
Генерал Тюленев урамындагы йорт фатирында шартлау шулкадәр көчле булган ки, дулкын каршыдагы фатирның тимер ишеген чыгарып очырган. Бу хакта зыян күргән фатирда яшәүче хатын сөйләгән.
Медикларга 18 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 6сы хастаханәгә озатылган, шул исәптән ике бала. Ике кеше авыр хәлдә.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.
Фото: SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.