

Янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында онытмаска кирәк. РБ һәм РФ административ кодексларга ярашлы штрафлар күләмен түбәндәге карточкадан белеп була.
Балаларның янгыннарда гаепле, ә кайчакта шул янгыннар корбаннары булу очраклары аеруча борчу тудыра. Яз җитү белән балалар күп вакытларын урамда ата-аналар каравыннан башка үткәрәләр, бу зур янгыннарга китерергә мөмкин.
Проблеманың мөһимлеген аңлап, хәлне үзгәртергә кирәк. Күпчелек очракта янгыннар безнең гамьсезлегебез нәтиҗәсендә килеп чыга.
Исегездә тотыгыз, янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәгәндә янгыннарны булдырмый калырга мөмкин!
Бу хакта язган идек инде, 18 апрельдән башлап республика җирлегендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Бу хакта социаль челтәрләрдә Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов кисәтте. Аерым янгын режимы чорында учак, чүп-чар, үлән, башка калдык-постыклар яндыру, басу-кырларда учак ягу тыела.
Чыганак: bashinform.ru







