

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Белорет районының Айгыр станциясеннән ерак түгел “Шүрәле теше” кыясында утыручы ике хатын-кыздан хәвефле хәбәр килгән. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, турист хатын-кызлар кыядан төшүдә ярдәм сораган. Алар белән тотрыклы элемтә бар. Урынга БРның Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты коткаручылары җибәрелгән.
Бу хәл – БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә.
P.S. Иртәнгә билгеле булуынча, “Шүрәле теше” кыясында югалган турист хатын-кызларны тапканнар. БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәре буенча, аларга җирле кешеләр белән коткаручылар төшәргә ярдәм иткән. Турист хатын-кызларны Айгыр станциясендәге туристлар базасына озатып куйганнар.
Чыганак: bashinform.ru