Хәвеф-хәтәр
24 апрель 2025, 12:52

Янгын сүндерү машинасына барып кергән мотоциклчы һәлак булган

Авария бүген Уфада теркәлгән. 

Янгын сүндерү машинасына барып кергән мотоциклчы һәлак  булганЯнгын сүндерү машинасына барып кергән мотоциклчы һәлак  булган
Янгын сүндерү машинасына барып кергән мотоциклчы һәлак булган

Уфаның Менделеев урамында кеше үлеменә китергән авария теркәлгән. Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итүенчә, ике мотоциклчы югары тизлектә янгын сүндерү машинасына бәрелгән. Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, мотоциклларга шунда ук ут капкан, аларны махсус күбек белән сүндергәннәр, дип язалар интернет-кулланучылар.

Мотоциклчыларның берсе шунда ук һәлак булган. Икенчесен ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.

Вакыйга урынын тирәләп алганнар. Башкаланың гражданнарны яклау идрәсендә водительләргә башка маршрутлар сайларга киңәш иткәннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас