Хәвеф-хәтәр
24 Апреля 2025, 05:10

Уфада 13 яшьлек малай 8 метр биеклектән егылып төшкән

Бу хәл Уфаның Hillton Garden Inn кунакханәсе янында булган. 

Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.

13 яшьлек малай, Уфаның Hillton Garden Inn кунакханәсе артындагы 8 метрлык стенадан егылып төшеп,  җитди җәрәхәтләр алган. БРның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, бу хәл кичә кич булган, кул-аяклары сынган баланы республика балалар клиник дәваханәсенә илткәннәр.

Табиблар федераль үзәк белән телемедицина консультациясе үткәргән һәм операциягә әзерләнә.

"Малайны контрольгә алдым, аның хәле турында миңа оператив режимда хәбәр итәчәкләр. Балаларны саклагыз! Имгәнү куркынычы югары булган мизгел якынлаша, балалар урамда күп вакыт үткәрәләр. Балаларны урамда үз-үзләрен хәвефсез тотуга әзерләү гаилә дәрәҗәсендә үткәрелергә тиеш", – дип язган министр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас