Зөлфия исемле хатын 11 яшьлек кызы һәм ахирәтләре белән “Дебатон” кафесына барганнар. Кыз бала үзенә “Ромашка-маракуйя” коктейлена заказ ясаган, аны эчкәч, сәер тәм тойган. Аптырап, эчемлекне әнисенә дә татып карарга биргән. Күп тә үтми бала белән ана үзләрен начар хис иткәннәр, аларга ашыгыч ярдәм чакыртканнан.
Соңрак ачыклануынча, кемдер аш-су бүлмәсендә үтә күренмәле шешәдә антисептик калдырган, бармен исә аны су дип коктейльга кушкан.
Зөлфия полициягә гариза язган. Mash Batash Телеграм-каналы “Дебатон”га шалтыратып, бу хәлгә карата аңлатма сораган, әмма кафеда журналист белән сөйләшеп тормаганнар, трубканы куйганнар.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.