Хәвеф-хәтәр
23 апрель 2025, 03:48

Кичә Бүздәктә югалган бала табылган

Ул кайда булган, ничек төн чыккан?

группа «ДПСО „БаРС“ (БашРегионСпас)», Vkгруппа «ДПСО „БаРС“ (БашРегионСпас)», Vk
Фото:группа «ДПСО „БаРС“ (БашРегионСпас)», Vk

Кичә кич Бүздәк районының Урзайбаш авылында яшәүче 7 яшьлек Мирон Бажин югалган дигән хәбәр таралды. Тиз арада волонтерлар командасы оешып, урманда йөргәндә юкка чыккан Миронны эзли башлаганнар.

Һәм менә иртән торуга  “Башрегионспас” ирекмәннәре яхшы хәбәр җиткерде: эзләүләр уңышлы тәмамланган. Бала табылган, исән!

“Моя Уфа” Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, малай басуда кунган. Куркып  һәм елап беткән баланы волонтерлар тапкан.

Аллаһка шөкер! Әти-әнисенә һәм якыннарына нинди шатлык!

Хәл болай булган. Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитетының беренчел мәгълүматлары буенча, малай картәнисе һәм картәтисе белән Бүздәк авылыннан Урзайбаш авылыннан прогулкага чыккан,  әмма кайсыдыр арада бала өлкәннәр күзеннән югалган. Эзләүгә кичекмәстән дәүләт комитеты коткаручылары, полиция хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре, битараф булмаган җирле халык һәм кинологик исәп-хисап кулланып волонтер оешмалары җәлеп ителгән.

Волонтерлар эзләү операциясе нечкәлекләрен сөйләделәр:

"Безнең отряд ирекмәннәре өчен кичәге кич бер сәгать элек кенә тәмамланды. Кичә кич Бүздәк районында урманда югалган 7 яшьлек малайны эзләргә заявка килде. Вакыйга урынына барырга берьюлы 5 экипаж әзер булуын белдерде, алар бер-бер артлы Уфадан килеп җитте. Шулай ук җирле халык  та бик күп иде. Эзләүләрне ошетыручының телефоннары, шулай ук отряд номеры тынып тормады. Нәтиҗәдә барлыгы 40ка якын кеше җыелды. Шул ук вакытта, без килгәнче үк җирле халыкны җәлеп итеп, җинаятьчеләрне эзләү  бүлеге хезмәткәрләре кичектергесез  эшләр башлады. Бүздәк районы халкы гаҗәеп бердәм һәм битараф түгел икән.

Узган төндә урманда күзгә төртсәң дә берни күренмәслек караңгы булды. Ә башта бер генә  уй: бала юеш һәм салкын урманда ялгызы. Төркемнәрнең берсе гаять зур кабан дуңгызын очраткач, тагын да хәвефлерәк булып китте. Тагын бер уй: "Малай белән күрешмәсеннәр генә". Ирекмәннәр  әйләнеп кайталар, яңа  бурычлар алалар, яңадан китәләр, ләкин бернинди алга китеш тә булмады. 

Иртәнгә якынайган саен, кешеләр азая. Күпләргә эшкә, балаларны мәктәпкә, бакчага озатырга кирәк... Таң атканда күпләрнең көче  һәм вакыты бетте. Эзләүчеләр эштән сорый башлый, төшке ашка тагын чыгып китәргә килешәбез. Ләкин китүе авыр. Баланы урманда ничек калдырырга? Бу берничә сәгать ничек яшәргә?

Иртәнгә алмаш булачак дип  вәгъдә иттеләр. Русия юл-патруль хезмәте Союзы отрядлары ирекмәннәре вакыйга урынына килергә әзерлек белдерде.  Янә җирле халык ярдәм итү тәкъдиме белән шалтырата башлады. Урында җирле халыкның алга таба да  эзләү буенча бурычларны үтәргә әзер берничә экипажы гына калды. Һәм менә фото җибәрделәр! Бүздәк районыннан волонтер югалган (инде табылган) малайны кулына тотып фотога төшкән. Шатлыкның чиге юк. Күз яшьләре һәм бу кешеләргә искиткеч рәхмәт. Ирле-хатынлы Йосыповлар  Эльмира белән Илдар – Бүздәк районының чын геройлары. Бала табылды. Барысына да отбой. Һәм зур рәхмәт”.

 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас