

Стәрлетамакның Полевая урамындагы гараж терәп салынган шәхси йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә ике кеше гомере өзелгән. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, үлемечле янгын 22 апрель төнендә чыккан.
Вакыйга урынына килгән коткаручылар 200 кв метрдан артык мәйдандагы янгынны сүндергәннәр. Бу эшкә 17 белгеч һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Янгын сүндерү барышында зал тәрәзәсе янында һәлак булган ир-ат белән хатын-кыз гәүдәсен тапканнар.
Ут чыгу сәбәбен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавательләре ачыклый, тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә янгын урынына килгән.
Чыганак: bashinform.ru