Подмосковье табиблары берничә көн рәттән уянмыйча йоклаган үсмер кызны коткарган. Бу хакта Мәскәү өлкәсе ана һәм балаларны саклау үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Московский комсомолец” язуынча, кызның әти-әнисе көн буена аны йокыдан уятырга тырышкан, әмма уята алмагач, аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.
Табиблар комплекслы тикшерү уздырган, әмма агулану яки баш мие зарарлану билгеләрен тапмаганнар. Берничә көн белгечләр үзәк нерв системасын стимуляцияләүгә юнәлдерелгән терапия үткәргәннәр, һәм шуннан соң гына кыз бала уянган.
Чыганак: lenta.ru