

Уфада Затон күперендә "ПАЗ" маркалы мәктәп автобусына ут капкан. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр автобусны сүндергән.
Автобус салонында аны йөртүче генә булган, балалар булмаган. Янгында каза күрүчеләр юк.
Янган мәктәп автобусын йөртүченең кул чугы пешкән, аны дәваханәгә илткәннәр. Бу хакта БР Прокуратурасында хәбәр иттеләр. Күзәтчелек ведомствосы янгын сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, мәктәп транспортын эксплуатацияләгәндә хәвефсезлек таләпләрен тәэмин итү өлешендә законнарның үтәлешен тикшерәчәк.
Чыганак: bashinform.ru