Хәвеф-хәтәр
17 апрель 2025, 19:52

Яңавыл районында коллыктан качкан ир-атны тапканнар

Ул яшәгән урыныннан меңәрләгән чакрым ераклыкка барып чыккан. 

Яңавыл шәһәренә якын авылда коллыктан качкан Пермь крае кешесе Дмитрий Булатовны тапканнар. Бу хакта   Чиләбенең “ЛизаАлерт” эзләү отряды үзенең “ВКонтакте” челтәрендә хәбәр итә.

Волонтерлар сөйләвенчә, Дмитрийны 7 ай эзләгәннәр. Бу вакыт эчендә  ул өеннән меңәрләгән км еракка китеп, илебезнең өч төбәгендә – Пермь крае, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан республикасында – булып өлгергән.

Нәтиҗәдә югалган ир-атны  Яңавыл районының Шудек авылында яшәүчеләр табарга булышкан. Алар, урамда сукбай рәвешендә көн күргән кешегә тап булган һәм интернеттагы мәгълүматны өйрәнеп, “ЛизаАлерт” белән элемтәгә чыккан.

“Чит шәһәрдә кышны ничек чыкты икән ул? Бәлки, рәсми рәвештә теркәлмәгән берәр “эш йорты”нда эшләгәндер. Дмитрий Уфада эш табуын сөйли. Анда ул ризык өчен эшләп, тукмалып яшәгән. Нәтиҗәдә ул тупас мөгамәләгә түзә алмыйча качкан һәм җәяүләп Пермьгә кайтырга булган”, – дип волонтерлар Булатов сүзләрен китерә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас