Хәвеф-хәтәр
17 апрель 2025, 03:35

Йоклап яткан килеш янып үлгән...

Иске Балтач авылында фаҗига булган.

Бүген төнлә Балтач районының Иске Балтач авылында такталы верандалы бүрәнә йортка ут капкан.

Авыл советы ирекмәннәре белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Кызганычка каршы, янгынны сүндергән вакытта кроватьта 69 яшьлек хатын гәүдәсе табылган. 

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, соңгы тәүлек эчендә бу - бишенче һәлак булган кеше. Янгын сәбәбен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе ачыкларга тиеш. Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас