Хәвеф-хәтәр
17 апрель 2025, 10:51

Талпан тешләде. Нишләргә?

Бу бөҗәкләр энцефалит һәм боррелиоз белән зарарланган булырга мөмкин. 

Республиканың медицина учреждениеләренә талпаннар тешләвенә зарланып 428 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 162се – балалар, дип хәбәр итәләр республика буенча Роспотребнадзор идарәсендә.

Ведомство хезмәткәрләре профилактика чаралары турында искәртә.

“Талпаннар үләндә, биек булмаган куакларда яши, алар беркайчан да агачларда булмый. Талпан кеше янәшәдә булганда киеменә ябыша да  тиредә яшеренер урын эзләп өскә үрмәли, шундый урын тапкач,  кадала, – дип сөйлиләр Роспотребнадзорда. – Һәр 20-30 минут саен үзегезне һәм якыннарыгызны талпан кадалмаган микән дип тикшереп торыгыз. Инструкциягә ярашлы репеллентлар кулланыгыз”.

Роспотребнадзорда талпан  тешләвеннән зыян күрүчеләр мөрәҗәгать итә ала торган Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенең адресын искә төшерделәр. Табиблар талпаннарны сак кына (мөстәкыйль рәвештә яки травмпунктта) алырга, чиста пыяла банкага салырга һәм бөҗәкнең энцефалит һәм боррелиоз белән зарарлануын тикшерәчәк лаборантларга китерергә кирәклеген искәртә. Әгәр бу расланса, кеше дәваланачак.

Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенең адресы:

 Уфа шәһәре, Шәфиев ур., 7 (дүшәмбе-җомга 9дан 16.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 13.00–13.30, шимбә-якшәмбе — ял көннәре).

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас