Популяр блогер Рөстәм Нәбиев Уфаның Салават Юлаев проспектында массакүләм юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Авария моментын машиналарның берсенең видеорегистраторы теркәгән. Видеоязмада бетономешалканың (КамАЗ) “Ниссан Кашкай”га бәрелүе күренә. Шаһитлар сүзләренчә, “КамАЗ” блогер машинасының көзгесен дә ваткан. Тыелган социаль челтәрдә Рөстәм Нәбиев бу хакта зыян күргән машинасы фотосын куеп, “Да уж, неприятно” дигән сүзләр язган. “Ниссан” руле артындагы водитель ханым җәрәхәтләнгән диелә.
Рөстәм Нәбиев каза күргән водитель хатынны ашыгыч ярдәм дәваханәгә алып китте, дип язган.
“Тәү карашка, водитель хатын уң полосадан сулга күчү маневрын башкара иде. “КамАЗ” водителе, зур тизлектә килеп, бәрелүне булдырмый кала алмады. Ярый әле яшь хатын балаларсыз булган, ул аларны нәкъ мәктәпкә илтеп кайтып килгән. Бәрелү машинаның арткы өлешенә туры килгән. Авариядә каза күргән кеше булгач, регламент буенча барлык катнашучылар да алкоголь һәм тыелган матдәләргә медицина тикшеренүе узарга тиеш”, – дип язган ул.
Чыганак: bashinform.ru