Уфа полициясенә урам буйлап йөргән бәләкәй малайны китергәннәр.
“Башинформ” агентлыгына махсус хезмәтләрдәге үз чыганагы хәбәр иткәнчә, бала кечкенәдән авыру, ул сөйләшми диярлек. Кичә баланы ялгызы тәрбияләгән ана кешегә эш белән чыгып китәргә туры килгәнлектән, малай өйдә берүзе калган. Ул тышкы ишекне ача алган һәм майка белән шортиктан гына урамга чыгып киткән. Бала Кулса урамы буйлап йөргәндә, аны битараф булмаган узгынчылар күреп ала, алар полиция чакырта. Баланы полиция бүлегенә алып киләләр. Малай сөйләшмәү сәбәпле, Черниковка чатларына аның туганнарын эзләү турында хәбәрләр тараталар, мессенджерлар зур көчкә ия – тиз арада баланың әнисен табалар. Малайны әнисенә тапшыралар, аның белән бар да яхшы.
Чыганак: bashinform.ru