Хәвеф-хәтәр
9 апрель 2025, 06:33

ВСУ дроны кер бавына буталып калган

БПЛА хәвефенә дучар булган шәһәрләр халкына Аллаһ ярдәм бирсен. 

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото: SHOT Telegram-каналы. 

Самолетник тибындагы беспилотник  Ростов өлкәсенең Аксай  шәһәрендә күп катлы йортның кер бавында буталып калган. Бу хакта төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Юрий Слюсарь үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән.

Түрә язуынча, дрон төшү нәтиҗәсендә беркем каза күрмәгән,  йортка зыян килмәгән. Беспилотник шартлау хәвефе аркасында йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Вакыйга урынына махсус хезмәтләр килгән.

Моннан алда Слюсарь төбәктә һава һөҗүменең кире кагылуы турында хәбәр иткән. Ул пилотсыз очкычлар Новошахтинск, Донецк, Зерноград, Таганрог, Каменский, Неклиновский, Чертковский, Тарасовский һәм Миллер районнарында юк ителгән, дип ачыклык керткән.

Бу R15 дрон-камикадзесы катапульт ярдәмендә очырыла һәм 3 килограмм пластид һәм С4 хәрби йөкләнеш белән 700 километр ераклыкка кадәр очарга мөмкин. Күрәсең, R15 тест-драйвны үтмәгән... 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас