Хәвеф-хәтәр
8 апрель 2025, 10:02

Уфада сәер ир-ат яшь кызны фатирына кадәр эзәрлекләгән (ВИДЕО)

Ә күпме балалар көнозын ялгызы йөри...

Сәер ир-ат  яшь кызны фатирына кадәр эзәрлекләп барган. Бу хәл Уфа шоссесында урнашкан торак комплексның видеокамералары объективына эләккән. Җирле кешеләр сүзләренчә, ир-ат я исерек, я тыелган матдәләр кабул иткән булган. Ул башта яшь кыз артыннан йорт подъездына йөгереп кергән, аннары – лифтка. Аның артыннан лифттан чыккан. Яшь кыз тизрәк фатирга керергә тырышкан, әмма ул аның фатиры ишеген ачып, артыннан кергән. Ярый әле лифтта баласы белән тагын бер ир-ат булган һәм фатирда яшь кызны дусты көтеп торган, алар икәү бергә сәер ир-атны куып чыгарган. Һәм полициягә гариза язганнар, дип хәбәр иткән бу хакта социаль челтәрләрдә аноним.

6нчы полиция бүлегендә гаризаны теркәгәннәр. Вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас