Уфаның Интернациональ урамындагы торак йортта урнашкан фатирда олы яшьтәге ир-атның мәете ике атна чамасы таркалып яткан. Күршеләр берничә тапкыр ашыгыч хезмәтләргә подъездда һәм вентиляциядән килгән түзә алмаслык мәет исенә зарланган. Әмма чит фатирга хуҗасы рөхсәтеннән башка эләгү бик җиңел түгел. Социаль челтәрләрдә аноним хәбәр иткәнчә, җирле халыкка ишекне җимереп ачуга рөхсәт алу өчен прокуратурага гариза язарга туры килгән. Ниһаять, ишекне ачкач, бинада карт кешенең гәүдәсен тапканнар.
"Карт бабай фатирда ике атна чамасы яткан икән инде. Әгәр йортта яшәүчеләрнең үҗәтлеге булмаса, мәет фатирда тагын күпме ятар иде, билгесез”, — дигән вакыйганың шаһиты.
“Башинформ” агентлыгына үз чыганагы аңлатуынча, үлгән кешенең тәнендә криминаль характердагы эзләр табылмаган. Мөгаен, ул табигый сәбәпләрдән үлгәндер. Моны төгәлрәк суд-медицина экспертизасы билгеләячәк.
Чыганак: bashinform.ru