Берничә ай элек югалган үсмерне үле килеш тапканнар. Бу хакта бүген “ВКонтакте” челтәрендә “БашРегионСпас” эзләү отряды волонтерлары хәбәр итте. Уфада яшәүче 17 яшьлек егет 2024 елның ноябрь аенда өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Аны эзләүдә полиция хезмәткәрләре, волонтерлар, битараф булмаган гражданнар катнашкан.
Һәм менә бүген ирекмәннәрдән: “Табылды, үлгән. Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз”, – дигән хәбәр чыкты.
Үсмерне кайда һәм нинди шартларда табулары турында хәбәр итмиләр.
Чыганак: bashinform.ru