Хәвеф-хәтәр
7 апрель 2025, 11:57

Анапа пляжларында ниндидер ак матдә барлыкка килгән

Мазуты гына җитмәгән иде...

Видеодан криншот.Видеодан криншот.
Фото:Видеодан криншот.

Анапа пляжларында пәйда булган ак матдә пальма мае булуы ихтимал. Бу хакта “Рперативный штаб – Краснодарский край” Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Кичә  Благовещенская станицасы (Анапа)  белән  Волна поселогы (Темрюк районы) арасындагы  Бугаз борынының яр буе линиясендә урыны белән ак матдәләр табылуы турында билгеле булды. Зарарланган яр буеның озынлыгы – якынча 10 км.

Табигатьне саклау прокуратурасы һәм Росприроднадзор хезмәткәрләре матдәне төгәл анализлау һәм аның килеп чыгышын ачыклау өчен кирәкле пробалар алганнар, дип билгеләп үтелә.

25 гыйнварда Морспасс хезмәте белгечләре һәлакәткә очраган “Волгонефть-239” танкерыннан мазутны тулысынча суыртып бетерделәр.

Күптән түгел Табигать министрлыгында Анапа пляжларын мазуттан тазарту вакытын атадылар. Планнарга ярашлы, пляжларның пычрануын  2026 елның җәенә тулысынча бетерәчәкләр. 

Чыганак: lenta.ru

Видеодан криншот.
Фото:Видеодан криншот.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас