Хәвеф-хәтәр
4 апрель 2025, 07:22

Эпиляция ясаткач, аяклары коточкыч пешкән

Уфада яшәүче яшь хатын матуррак булырга теләгән дә бит, тик...

Mash Batash Телеграм-каналы.Mash Batash Телеграм-каналы.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы. 

Сез фотосурәттә күргән  пешү эзләре Уфада яшәүче хатын-кызда барлыкка килгән. Ул Ленин урамындагы Novolaser клиникасында лазерлы эпиляция  ясаткан. 

Яшь хатын социаль челтәрләрдә  бик отышлы акция турында хәбәр күреп калган: шом-шома  аяклар өчен нибары 1,5 мең сум акча түләргә кирәк булачак. Ул процедурага язылган, эпиляция ясаткан, ә соңыннан инде, үз сүзләре буенча, тәмуг газаплары башланган. Ак тиресен кызыл таплар каплаган, яшь хатынның тән температурасы күтәрелгән. Табиблар аяклар дерматиты дигән диагноз куйган.

Хәзер ул суд аша компенсация таләп итә. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас