+21 °С
Болытлы
Баймак районының Крепостной Зилаер авылында үтә дә күңелсез хәл булган.
Кичә биредә, электр тогы сугу сәбәпле, сыерлар үлгән. Эш шунда: авылда электр баганасы ауган һәм югары вольтлы электр линиясе чыбыгы өзелгән. Бу вакытта якында сыерлар йөрегән... Нәтиҗәдә берничә сыер шунда ук җан биргән, диләр Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Шулай ук үлән яна башлаган, аны тиз генә сүндергәннәр.
Авыл халкы әйтүенчә, алты баш мал үлгән...