Хәвеф-хәтәр
2 апрель 2025, 04:48

Янгын урынында ир-ат гәүдәсен тапканнар

Республикадагы чираттагы янгын корбаны – өлкән яшьтәге ир-ат.

Янгын кичә кич Учалы районының Сәфәр авылында чыккан. Ут 70 кв м мәйданлы йортка зыян салган.

“Кызганычка каршы, янгын сүндергәндә йорт бүлмәләренең берсендә  65 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылды”, – дигәннәр коткаручылар.

Русия Гадәттән тыш министрлыгы хезмәткәрләре һәм ирекмәннәр янгынны сүндергән. Янгын чыгу сәбәбен дознаватель ачыклаячак, тикшерү-оператив төркем эшли.

Әйткәндәй, быел ел башыннан алып янгыннарда 5 бала һәлак булган...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас