Хәвеф-хәтәр
20 март 2025, 14:16

Агыйделнең кискен күтәрелүе көтелә

Тау елгалары ачылды, зурларында су күләме арта башлады...

Олег Котов, ТГ.Олег Котов, ТГ.
Олег Котов, ТГ.

Уфада Агыйделнең кискен күтәрелүе фаразлана.

Бу хакта башкаланың Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов хәбәр иткән.

“Охлебин авылы янында Агыйделдә су биеклегенең кискен күтәрелүе күзәтелә. Шул сәбәпле, Уфа янында да Агыйделнең суы кискен артырга мөмкин”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Елгаларда су күтәрелү дәрәҗәсен мониторинглау даими режимда бара. 20 мартка Агыйдел елгасының су биеклеге 288 сантиметр тәшкил итә. Әгәр 6 метрга җитсә, су ярларыннан чыгачак.

Әйтергә кирәк, Башкортстанда тау елгалары ачылды, зур елгаларда су күләме арта башлады. Агыйдел Уфа янында 90 сантиметрга күтәрелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас