Подмосковьеда өченче сыйныфта укучы кыз ике атна бертуктаусыз каты ютәлдән соң үлгән. Кыз баланың температурасы булмаган, әмма ютәле һич кенә туктамаган. Ахырда укучы кыз чираттагы ютәл өянәге вакытында тончыгып үлгән. SHOT Телеграм-каналы язуынча, март башыннан ата-аналар табибларга балаларны шундый симптомнар – коточкыч көчле ютәл (аеруча төннәрен), кызарга тамак һәм хәлсезлек – белән алып киләләр.
10 яшьлек Рита тамагы авыртуга 3 мартта ук зарланган, әнисе аны мәктәпкә йөртми башлаган. Шушы ук вакытта аның тагын өч баласы чирләгән, барысы да мәктәптә вирус йоктырган. Әмма Рита берничек тә терелмәгән, тамагы кызыл булган, ул көчле бума ютәлдән җәфаланган. Ә температурасы булмаган. ОРВИ диагнозы куйган табиб укучы кызның үпкәләрен тыңламаган, Тонзилгон эчәргә һәм янә бер атна өйдә дәваланырга кушкан.
Ял көннәренә әнисе Ританы картәнисенә илткән. Әмма кыз баланың хәле көннән-көн начарайган гына: тамак төбендә утырган какырык аңа ютәлләргә комачаулаган. Кичә иртән Ритага һава җитми башлаган, аның янына әнисе килгән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин кыз бала ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Медиклар версиясе буенча, ул какырыгына төелгән.
SHOT язуынча, балаларда озак бетми торган ютәлгә март башыннан ук зарланалар. Пациентларның яше төрле – 2дән алып, 12-13 яшькә кадәр. Кемгәдер какырыкны чыгаручы чаралар эчәргә кушалар, кемгәдер бөтнек суы эчәргә киңәш итәләр. Әмма бу чаралар әллә ни ярдәм итми шул...
Чыганак: SHOTb Telegram-каналы.