Хәвеф-хәтәр
18 март 2025, 08:14

Янып үлгән биш баласының мәетен ана кеше үзе тапкан

Балаларның кайсысы диванда, кайсысы идәндә яткан, ди “Честно говоря” корреспонденты.

Узган төндә Дәүләкән районының Вперёд авылында янгын чыгуы турында бүген  язган идек. Янгында биш бала –  7 яшьлек кыз,  ике 5 яшьлек игезәк кыз, ике 3 яшьлек игезәк малай – һәм шулай ук 33 яшьлек ир-ат һәлак булган. Балаларның әнисе барда төнге сменада эштә булган.

Янгын извещателе сигнал бирүгә карамастан, фатирдагы кешеләрне коткара алмаганнар. Янгын сәбәпләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавательләре, прокуратура һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре ачыклаячак.

Балаларын югалткан ана белән психологлар  эшли. Шулкадәр ачы кайгыны кичерергә Ходай Тәгалә түземлекләр бирсен аңа...

Коточкыч фаҗига турында үзенең социаль челтәрләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров язып чыкты.

“Мондый хәлләр турында сөйләү һәрчак күңелгә авыр. Бүген Дәүләкән районында биш бала һәм бер ир-ат һәлак булды. Фатирда извещатель сигнал биргән, аны ишетеп, янгынны сүндергәннәр. Тик, кызганычка каршы, соң булган инде”, – дигән Радий Хәбиров.

"Бу хәлне контрольдә тотабыз һәм һичшиксез барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез. Һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашам. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", –  дип язган республика Башлыгы. 

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас